ТР "Әгерҗе урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкара

2019 елның 19 августы, дүшәмбе

ТР "Әгерҗе урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре урман культураларын агротехник карау буенча эш алып бара. "Шушы көннәрдә 2018 елгы яр-сыза урман утыртмалары арасында чираттагы чараларны 3 гектар мәйданда төгәлләдек, – дип сөйләде урман хуҗалыгы урманчысы Зөлфәт Гәрәев. – Культураларның үсеш шартларын яхшырту максатларында туфрак эшкәртелде һәм чүп үләннәрен җыйдык".

Зөлфәт Гәрәев сүзләренә караганда, бүгенге көндә урман хуҗалыгы хезмәткәрләре 20 га мәйданда агротехник карау эшләрен башкарган, 313 га мәйданда бу эшләрне урман кишәрлекләрен арендалаучылар гамәлгә ашырган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International