Министрлыкта ЯТС белән сабакчалы имәннең утырту материалын үстерү буенча үзәк оештыруга бәйле проект-смета документациясен эшләү мәсьәләләре каралды

2019 елның 20 августы, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында ябык тамыр системасы белән  сабакчалы имәннең утырту материалын үстерү өчен үзәк оештыруга бәйле проект-смета документациясен эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министр урынбасарлары Илгизәр Зарипов, Рәис Гомәров, Министрлык һәм "Татинвестгражданпроект" ДУП белгечләре катнашты.

Әлеге проектны Татарстан Республикасының Урман селекция-орлыкчылык үзәге базасында тормышка ашыру планлаштырыла. Аның уңышлы гамәлгә ашырылуы нәтиҗәсендә комплексның җитештерү куәте елына ябык тамыр системасы белән җитештерелгән 2 млн. данә сабакчалы имән һәм 24 млн. ылыслы токым үсентеләре булачак.

Киңәшмәдә катнашучылар объекттагы эш төрләре, үзәкне җиһазландыру, проектны финанслау мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алышты.

Проект-смета документлары 2019 елның 1 декабренә кадәр эшләнер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International