ТР "Лаеш урман хуҗалыгы" ДБУ Лаешның "Рябинка" балалар бакчасына бүләк ясады. Бакча төзелүгә 4 ел тулу уңаеннан урман хуҗалыгы тарафыннан 100 данәдән артык акация, нарат, карагай һәм каен үсентеләре бүлеп бирелде.
"Балалар – безнең киләчәгебез, шуңа күрә без балалар бакчасының үтенеченә шунда ук колак салырга булдык, – дип сөйләде Лаеш урман хуҗалыгы директоры Руслан Газизуллин. – Тулаем алганда, утырту материалын бушлай бүлеп бирү акциясен беренче генә уздыруыбыз түгел. Без Лаеш районы учреждениеләренә ярдәм итәргә тырышабыз".