Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Мөслим муниципаль районында булды. Сәфәренең төп максаты – район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе эшендә һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында катнашу.
Конференция башланыр алдыннан министр З.Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә белән танышты. Утырышта район башлыгы Рамил Муллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф идарәсе бүлеге башлыгы Илгиз Халиков һ.б. катнашты.
Конференциядә төп доклад белән "Мөслим муниципаль районының мәгариф идарәсе" МКУ башлыгы Рафаэль Демидов чыгыш ясады. Ул мәгариф эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм яңа 2019-2020 уку елына бурычлар турында сөйләде.
Моннан тыш, чара кысаларында районның алдынгы мәгариф хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды. Алар Татарстан Республикасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, муниципаль район башлыклары һәм мәгариф идарәсе Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясен уздыру Татарстан Республикасында инде күркәм традициягә әверелде. Әлеге акция хәйриячеләрнең игътибарын мәктәп портфельләре, канцелярия кирәк-яраклары, мәктәп һәм спорт формалары сатып алу һәм балаларга тапшыру өчен җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 2007-2018 елларда 195 мең мәктәп укучысына шундый ярдәм күрсәтелгән. Бүген акциядә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров та катнашты, ул районның булачак беренче сыйныф укучыларына портфельләр һәм канцелярия кирәк-яраклары тапшырды.