Равил Кузюров Мөслим районы авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында катнашты

2019 елның 21 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Мөслим муниципаль районына эш сәфәре кысаларында Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында катнашты. Очрашулар авыл мәдәният йортлары базасында узды.

Гражданнар җыеннарында районның, авыл җирлекләренең социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлары турында фикер алыштылар.

Үз чыгышында ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров соңгы елларда республика үсешенең төп юнәлешләре, гамәлгә ашырыла торган федераль һәм республика программалары, социаль сәясәт өстенлекләре буенча ирешелгән нәтиҗәләр турында сөйләде. Ул гражданнарны кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм итү программаларында активрак катнашырга чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International