Бөгелмә урманчылыгы белгечләре "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясенә кушылды

2019 елның 23 августы, җомга

Яңа уку елы алдыннан "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУда чара узды.

Аның барышында урман хуҗалыгы хезмәткәрләре булачак беренче сыйныф укучыларын булачак Белем көне белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. "Инде бер атнадан соң ук сез мәктәп парталары артына утырасыз һәм кызыклы белем дөньясына чумарсыз. Мәктәптәге һәр көн якты хис-кичерешләр һәм искиткеч ачышлар белән тулы булсын. Уңышлар сезгә!" – диде җитәкче-урманчы Гөлнара Мөхәммәтханова.

Котлаулардан соң татлы ризыклар белән чәй эчү оештырылды.

Татарстан Республикасында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә. Әлеге акция мәктәп портфельләре, канцелярия кирәк-яраклары сатып алу һәм балаларга тапшыру өчен хәйриячеләр игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 2007-2018 елларда 195 мең мәктәп укучысына шундый ярдәм күрсәтелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International