Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре Һөнәри осталык буенча WorldSkills Kazan 2019 дөньякүләм чемпионатын уздыру мәйданчыгында булдылар

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

Бүген "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары һәм хезмәткәрләре "Казань Экспо" халыкара күргәзмә үзәгендә булдылар. Анда алар Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты, шулай ук Россия Федерациясе җыелма командасы составында көллият студенты Станислав Козырев катнашкан "Ландшафт дизайны" компетенциясе буенча ярышлар барышы белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, чемпионатта 63 илдән 1,3 меңнән артык конкурсант катнаша. Катнашучылар хезмәт күрсәтү, транспорт һәм логистика, сәнәгый җитештерү, мәгълүмати технологияләр, сәнгать һәм дизайн, төзелеш өлкәләрендә төп WorldSkills International исемлегенең 56 компетенциясе буенча ярыша. Чемпионат нәтиҗәләре иртәгә, 27 августта, билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International