21 сентябрьдә Казанда Зөбәрҗәт күле территориясен чистартачаклар

2019 елның 18 сентябре, чәршәмбе

2019 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасында "Уникаль су объектларын саклау" проектын гамәлгә ашыру кысаларында соңгы акция һәм "Чиста яр" республика акциясе узачак. Казанда акциянең үзәк мәйданы булып шәһәр халкы арасында иң популяр ял итү урыннарының берсе булган Зөбәрҗәт күле территориясе торачак. "Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ, "Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы" ДБУ һәм "Урман янгыннары үзәге" ДБУ хезмәткәрләре дә җыештыру эшләренә кушылачак.

Бу акциягә шулай ук "Яшел Россия" һәм "Илне генераль җыештыру" федераль акцияләрен туры китерү планлаштырыла, аларны үткәрүнең инициаторы – "Яшел Россия" Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте.

Акция кысаларында "Чиста булачак" яшьләр экологик хәрәкәте активистлары интерактив программа оештырачак, ә "Рус география җәмгыяте" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы дайверлары сулык төбен чистартачак.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International