Татарстан Республикасында 2020 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 2 октябренә мондый чаралар 1260 га мәйданда үткәрелгән.
Башкарылган эшләр күләме буенча Баулы, Зәй, Мамадыш, Лениногорск, Саба, Кайбыч һәм Кама урман хуҗалыгы хезмәткәрләре алда бара. Татарстанда барлыгы 2 мең гектар мәйданда урман культуралары өчен туфрак участокларын әзерләргә кирәк булачак.
Болар белән берлектә республика урманчылары урман культураларын тулыландыру, төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү һәм урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү эшләрен дә алып бара.