Казан ДАУ һәм Урман хуҗалыгы җитәкче хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү россиякүләм институты хезмәттәшлек турында килешү имзалады

2019 елның 11 октябре, җомга

Кичә, 10 нчы октябрьдә, Казан дәүләт аграр университеты белән Урман хуҗалыгы җитәкче хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү россиякүләм институты арасында хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды. Документка КДАУ ректоры вазыйфаларын башкаручы Булат Җиһаншин һәм Институтның укыту-методика эш буенча проректоры Ирина Вуколова кул куйды.

Килешү кысаларында КДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары өчен урман хуҗалыгына идарә итү һәм дәүләт-шәхси партнерлык мәсьәләләре буенча курслар уздырылачак. Шулай ук тәҗрибә уртаклашу, студентлар өчен стажировкалар оештыру һ.б. планлаштырылган.

"Хәзер безнең алда урман хуҗалыгы тармагы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләү бурычы тора, – ди факультет деканы Людмила Пухачева. – Ышанам ки, әлеге килешү безгә студентларны әзерләү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International