Лубян урман-техника көллиятендә уку төркемнәренең хатын-кызлар командалары арасында баскетбол ярышлары узды

2019 елның 11 октябре, җомга

Кукмара муниципаль районының Лубян авылында "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺБУ студентлары арасында ел саен үткәрелә торган Спартакиада дәвам итә. Әйтик, агымдагы елның 8-11 нче октябрендә көллияттә уку төркемнәренең хатын-кызлар командалары арасында баскетбол ярышлары узды.

Өч көн барган ярыш нәтиҗәләре буенча беренче урынны 12 нче икътисадый төркем җыелмасы яулады. Икенче урында – 33 нче бакча-парк төркеме, өченчедә – 13 нче бакча-парк төркеме командасы.

Спартакиада кысаларында 2019-2020 уку елы дәвамында җиңел атлетика, волейбол, теннис, чаңгы ярышлары, кул көрәше һәм башка спорт төрләре буенча ярышлар уздырылачак.

"Белем бирү эшчәнлеге белән беррәттән без студентларны физик яктан тәрбияләүгә, аларның сәламәтлеген ныгытуга да зур игътибар бирәбез. Спорт әхлакый рухны ныгыта, кешене тагын да көчлерәк һәм максатчанрак итә", – дип билгеләп үтте көллият директоры Рим Фәхраҗиев.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International