Кама урманчылыгында Социалистик хезмәт герое, Кама урман сәнәгате хуҗалыгын ярты гасырдан артык җитәкләгән элеккеге директоры Иван Захарович Ивановка һәйкәл ачылды.
Узган гасырның 50 нче елларында артта калып барган оешманы кабул итеп алып, ул кыска вакыт эчендә хуҗалыкны рентабельле иткән, шуның белән бергә Кама урман сәнәгате хуҗалыгы бистәсе дә төзекләндерелгән. Кама урман сәнәгате хуҗалыгы Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән.
Һәйкәлне ачу тантанасында Мамадыш районы җитәкчеләре, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы белгечләре һәм ветераннары, И.Ивановның туганнары катнашты.