Татарстанда киләсе елда 1,6 мең гектардан артык мәйданда урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре башкарылган

2019 елның 15 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасында 2020 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматлары буенча, агымдагы елның 15 нче октябренә 1,6 мең гектардан артык мәйданда шундый чаралар үткәрелгән.

Башкарылган эшләр күләме буенча Зәй, Баулы, Кама, Саба, Бөгелмә, Лениногорск һәм Арча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре алдынгылар рәтендә. Татарстанда барлыгы 2 мең гектар мәйданда урман культуралары өчен туфрак кишәрлекләрен әзерләргә кирәк булачак.

Республика урманчылары белән беррәттән, урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү һәм төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International