"Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә "Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше" белгечлеге буенча 1 нче курс студентлары өчен "Минем һөнәрем – ландшафт дизайнеры" дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чараның спикерлары – әлеге юнәлештәге 4 нче курс студентлары, "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Russia) чемпионатларында катнашучылар һәм җиңүчеләр: Станислав Козырев һәм Руслан Зайцев.
Әңгәмә профессиональ һәм шәхси үсеш мәсьәләләренә багышланган иде. Станислав Козырев һәм Руслан Зайцев беренче курс студентларына үз һөнәрләренең үзенчәлекләре, эшкә урнашу мөмкинлекләре турында сөйләде һәм чемпионатларда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклашты.
"Мөмкин булмаган бернәрсә дә юк, үз максатыңа йөз тотып, хәтта бик катлаулы вакытларда бирешмәскә генә кирәк, – диде үз чыгышында Станислав Козырев. – Гомумән алганда, һөнәри компетентлык – ул үзләштергән белемнәр һәм сәләтләр кушылмасы, күнекмәләр һәм җиңүләр нәтиҗәсе. Мин ышанам, күп нәрсә турында уртак күзаллау булырга мөмкин, әмма чын мәгънәсендә бары тик бер генә өлкәдә компетентлы булырга мөмкин. Киңлеккә түгел, тирәнлеккә казый белү мөһим".