Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Самара өлкәсендә булды. Сәфәрнең максаты – Подстепка авылында урнашкан "Елы-пала" питомнигының эше белән танышу иде.
Татарстан делегациясе составында шулай ук "Саба урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Васыйл Гыйззәтуллин һәм ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге директоры Руслан Газизов та бар иде.
Делегацияне каршы алып, алар өчен экскурсияне питомник идарәчесе Владимир Ковальчук уздырды.
Белешмә өчен. "Елы-палы" питомнигы 2001 елдан бирле эшли. Хәзерге вакытта аның территориясе 33 га тәшкил итә, питомникта Үзәк, Төньяк-Көнбатыш, Көньяк, Төньяк-Кавказ, Идел буе, Урал, Себер федераль округлары һәм Казахстан төбәкләре өчен җайлаштырылган ылыслы, яфраклы һәм декоратив токым үсентеләре үстерелә.