Республика укучылары һәм студентлары "Туган төбәк экологиясе" фотоконкурсында катнаша ала

2019 елның 18 октябре, җомга

"Туган төбәк экологиясе" студентлар һәм мәктәп эшләре республика фотоконкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә. Аны Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы ярдәме белән оештыра.

Конкурста Татарстан мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары һәм югары уку йортлары студентлары катнаша ала. Фотоэшләр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә: "Мин һәм табигать", "Туган як табигате" һәм "Табигать белән гармониядә".

Катнашу өчен фотоэшне 2019 елның 31 октябренә кадәр электрон адреска җибәрергә кирәк: ecophotokonkyrsrt@mail.ru.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны әлеге сылтама буенча алырга мөмкин: http://eco.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1573926.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International