Узган атнада республиканың дәүләт урман инспекторлары урманнарда 337 патруль уздырган

2019 елның 22 октябре, сишәмбе

Узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары урманнарда 337 патруль уздырган һәм урман законнары бозылуның 5 бозу очрагы ачыкланган,шул исәптән Әгерҗе, Бөгелмә һәм Яшел Үзән урманчылыклары урман фонды территориясендә законсыз агач кисү фактлары билгеле булган.

2019 ел башыннан бирле, дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында, урманнарда 20,6 меңнән артык патруль гамәлгә ашырылган, административ хокук бозулар турында 680 беркетмә төзелгән.

"Агач ташучы машина" операциясе кысаларында узган атнада 38 рейд үткәрелгән, 37 машина, төялгән агач материаллары тикшерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International