Бүген ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасының дәүләт телләре турындагы законнарын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхраҗиев рәислегендә узды.
Бу утырышта ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров доклад белән чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул чарада катнашучыларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан агымдагы елның 9 аенда дәүләт телләре турындагы законнарның үтәү нәтиҗәләре белән таныштырды. Аерым алганда, Рәис Гомәров Министрлык сайтын мәгълүмат белән тулыландыру, гражданнарга татар телендә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү һ.б. турында сөйләде.
Министр урынбасары урман фонды территориясендә, шул исәптән федераль, төбәк һәм җирле әһәмияттәге юллар буенда ике дәүләт телендә урнаштырылган күрсәткечләр, агитация такталары һәм баннерларны рәсмиләштерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирде. Рәис Гомәров хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 2 телдә 238 күрсәткеч һәм баннер рәсмиләштерелгән.