Ютазы урта мәктәбенең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Альбина Кадыйрова "Ел лидеры – 2019" балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре лидерларының һәм җитәкчеләренең XVII республика конкурсында катнашкан. Әлеге конкурс Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы тарафыннан агымдагы елның 21-23 октябрендә үткәрелгән.
"Ел лидеры-2019" исеме өчен барлыгы 150дән артык кеше көрәшкән. Катнашучылар "үзпрезентация", "социаль проектны яклау", "ТОП-пост + ТОП-спикер" конкурс сынауларын узган, анда үзләре, үзләренең мавыгулары, тормышка ашырыла торган проектлары турында сөйләгән, шулай ук яшьләр сәясәте өлкәсендә норматив документларны белүгә карата блиц-тест узган һ.б.
"Мондый конкурста катнашу, үзеңне тикшерү бик кызык булды. Чын күңелдән ярдәм күрсәткәннәре өчен туганнарыма, укытучыларга һәм сыйныфташларыма рәхмәт әйтәсем килә, – ди Альбина Кадыйрова. – Экология минем өчен ул, барыннан да элек, табигать турында кайгырту. Менә инде 3 ел "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы составында торам, без агач утырту, урман фонды территориясен чистарту акцияләрендә катнашабыз. Билгеле, гражданнарны табигый байлыкларга сакчыл карарга өндәп, экологик агартуга аерым игътибар бирәбез".