Татарстан Республикасы Аксубай муниципаль районында "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе узды. Аксубай кишәрлеге урманчылыгының 29нчы һәм 30нчы кварталларында урман биләмәләрен җыештыру эше Яңа Тимошкино авылы янында оештырылды. Акциядә Аксубай урманчылыгы хезмәткәрләре, Яңа Аксубай һәм Иске Үзи авыл җирлекләре администрациясе вәкилләре катнашты.
Акциядә катнашучылар көче белән урман фондыннан 3 куб.м. артык каты көнкүреш калдыгы чыгарылды.
Исегезгә төшерәбез, "Татарстанның чиста урманнары" республика табигать саклау акциясе 16нчы сентябрьдә старт алды һәм 16нчы ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара башланганнан бирле Татарстан Республикасы буенча, тулаем алганда, урман фондыннан 1380 куб.м. артык каты коммуналь калдык, коры-сары һәм ауган агач җыеп чыгарылган.
Шулай ук акция кысаларында урман тармагы белгечләре тарафыннан 8 чишмә төзекләндерелгән, 43 данә күләмендә урмандагы аншлаглар, мәгълүмат такталары һәм беседкалар ремонтланган.