Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы ярышларында катнашты

2019 елның 26 октябре, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Ярышлар Казанда Бокс һәм өстәл теннисы үзәге базасында узды.

Ярышларда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы да катнашты, алар арасында Фәнил Әхмәдуллин, Илнур Мортазин һәм Венера Мәнихова да бар иде.

Министрлык белгечләре Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе командаларына каршы уйнады.

Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы 2011 елдан бирле республика территориясендә физик культура һәм спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү, дәүләт граждан хезмәткәрләрен физик яктан камилләштерү өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә. Элегрәк быел чаңгы ярышлары, волейбол, мини-футбол, җиңел атлетика, йөзү һәм шахмат буенча ярышлар узган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International