Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләре "Әкият" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән берлектә "Агач утырт – дөньяны коткар" акциясен үткәрде

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Тәтеш шәһәренең "Әкият" катнаш төрдәге балалар бакчасы территориясендә "Агач утырт – дөньяны коткар" табигатьне саклау акциясе узды. Анда "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре – җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин, аның урынбасары Юрий Малькин, баш бухгалтер Әлфия Халитова, балалар бакчасы педагоглары һәм тәрбияләнүчеләр катнашты.

Акциядә катнашучылар көче белән 5 бальзамик пихта һәм гади миләш үсентеләре утыртылды. Утырту материалы ТР "Тәтеш урман хуҗалыгы" ДБУ тарафыннан бирелде.

Очрашу кысаларында җитәкче-урманчы Ранил Рәхмәтуллин балаларга урман, анда яшәүчеләр, шулай ук урманнарның экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International