Республиканың урман тармагы белгечләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәрә

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

Республиканың урман тармагы белгечләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә дәресләр үткәрә. Шулай итеп, "Бөгелмә урманчылыгы" ДКУ урманнарны саклау инженеры Ольга Волкова Бөгелмә шәһәренең 18 нче мәктәбендә булды, анда ул 4 нче сыйныф укучылары белән очрашты. Дәрес "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясенә багышланды.

Ольга Волкова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча алып барыла торган эшләр турында сөйләде. Шулай ук ул урманның кеше тормышындагы әһәмиятенә һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә җентекләп тукталды.

Зәй урманчылыгының урман торгызу буенча инженеры Лилия Вәлиева Зәй шәһәренең 5 нче урта мәктәбенең "Елочка" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен лекция үткәрде. Лилия Вәлиева укучыларны урман тармагы һөнәрләре, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетының һәм Лубян урман-техника көллиятенең әзерлек юнәлешләре һәм белгечлекләре белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International