Министрлыкта мәнфәгатьле затларны республика урманчылыкларының урман хуҗалыгы регламентлары проектлары белән таныштыру эше башланды

2019 елның 28 октябре, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында мәнфәгатьле затларны республика урманчылыкларының урман хуҗалыгы регламентлары проектлары белән таныштыру эше башланды.

Шулай итеп, теләге булган һәркем үзләренең искәрмәләрен һәм тәкъдимнәрен әлеге белдерүне бастырганнан соң 30 календарь көне эчендә җибәрергә хокуклы.

Министрлык белгечләре мәнфәгатьле затларга тәкъдимнәрнең асылын һәм алар буенча кыскача нигезләү бәян итәргә кирәк, дип билгеләп үтә. Шулай ук гражданнар өстәмә материалларны электрон рәвештә йә кәгазьдә, шул исәптән схемалар, графикалар һ.б. рәвешендә теркәргә мөмкин (тапшырылган материаллар кире кайтарылмый).

Урманчылыкларның урман хуҗалыгы регламентлары проектлары белән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында танышырга була. Искәрмәләр һәм тәкъдимнәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420124, ТР, Казан шәһәре, Ямашев пр., 37А йорт, шулай ук электрон адрес буенча: Minleshoz@tatar.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International