ТР "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре 2020 елгы урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләрен төгәлләп килә. Әйтик, агымдагы елның 29нчы октябренә мондый чаралар 70 га мәйданда үткәрелгән.
"Хәзерге вакытта Азнакай урманчылыгының Җәлил кишәрлеге урманчылыгының 107нче һәм 10нче кварталларында эш бара, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров. – Дәүләт биреме буенча барлыгы 80 гектар мәйданда туфрак участокларын әзерләргә кирәк".
Татарстан Республикасы буенча, тулаем алганда, быел урманчылар тарафыннан киләсе елгы урман культуралары өчен 2 мең гектар мәйданда туфрак участокларын әзерләү планлаштырыла.