ТР "Нурлат урманчылыгы" ДКУ Мамык кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Наилә Сафиуллина Нурлат районы Төрнәс урта мәктәбендә булды. Анда ул 5-7нче сыйныф укучылары өчен урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында лекция үткәрде.
Наилә Сафиуллина урманда адашмас өчен үтәлергә тиешле кагыйдәләргә, урманда юнәлеш алу алымнарына, мондый хәл килеп чыккан очракта, адашмас өчен үтәлергә гамәлләр эзлеклелегенә җентекләп тукталды.
Шул ук вакытта Наилә Сафиуллина укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман тармагы һөнәрләре, Лубян урман-техника көллияте һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты турында сөйләде.