"Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар урман корылышы һәм урманнарны инвентаризацияләү принциплары турында белде

2019 елның 31 октябре, пәнҗешәмбе

"Рослесинфорг" ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов Саба муниципаль районының Лесхоз урта мәктәбендә булды. Анда ул "Нургали оныклары" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашты.

Очрашу кысаларында Айрат Йосыпов укучыларга филиалның эшчәнлек юнәлешләре, аерым алганда, урманнарны дәүләти инвентарьлау, урман төзелеше, урманнарны планлаштыру һәм проектлау, җир төзелеше, кадастр эшләре турында сөйләде.

Шулай ук Айрат Йосыпов укучыларны карта-схемалар, урман корылышы планшетлары белән таныштырды, практикада урман-таксация приборларын һәм инструментларын ничек дөрес кулланырга кирәклеге хакында күрсәтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International