Баулы урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көзге урман культуралары буенча берникадәр эшне төгәлләгән

2019 елның 7 ноябре, пәнҗешәмбе

"Баулы урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре көзге урман культуралары буенча берникадәр эшне төгәлләгән. Мәсәлән, урман культураларын өстәп утырту буенча 64 гектар мәйданда эшләр башкарылган, 2020 елгы культуралар өчен 118 гектар мәйданда туфрак әзерләү эшләре башкарылган.

"Шуның белән бергә без базислы урман питомнигында утырту материалына, шулай ук урман культураларына һәм саклагыч урман утыртмаларына инвентаризация дә үткәрдек. Быел барлыгы 146 мең стандарт үсенте үстерелде, – дип сөйләде "Баулы урман хуҗалыгы" ДБУ директоры Вероника Башкирова. – Хәзерге вакытта төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү эше тулы куәтенә алып барыла".

Директор сүзләренә караганда, бүгенге көндә биредә 75 кг орлык әзерләнгән, шуның 15 кг – нарат, 50 кг – корычагач.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International