"Лубян урман-техника көллияте" дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә "Студентлар көзе-2019" дигән студентларның иҗат фестивале узды.
Аның кысаларында беренче курс студентлары вокал, хореография, театр һәм оригиналь жанрларда осталыкларын күрсәтте.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча беренче урынны 12 нче урман хуҗалыгы төркеме студентлары алды. Икенче урында – 13 нче бакча-парк төркеме студентлары, өченчедә – 12 нче икътисад төркеме һәм 11 нче урман хуҗалыгы төркеме студентлары.
"Студентлар көзе" фестивале – иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Быел да без бик күп талантлы студентларның белем алуын күрдек, – дип билгеләп үтте көллият укытучысы Наталья Сираҗетдинова. – Алда әле бик күп кызыклы вакыйгалар һәм чаралар көтелә".