Татарстанда көзге урман культураларына бәйле сезон ябылды

2019 елның 11 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында көзге урман культураларына бәйле сезон ябылды. Аның кысаларында урман хуҗалыгы белгечләре 5 мең га мәйданда урман культураларын эстәп утырту, киләсе ел культуралары өчен 2 мең га мәйданда туфрак әзерләү, 17 мең га мәйданда урман культураларын агротехник карау буенча эшләр башкарды.

Шуның белән берлектә, урман питомникларында утырту материалын инвентаризацияләү эше дә төгәлләнгән. Агымдагы елда питомникларда 33,2 млн. данә стандарт утырту материалы үстерелгән, шул исәптән ылыслы токымнар – 25,6 млн. данә, яфраклы токымнар – 6,4 млн. данә, куак токымнары – 1,2 млн. данә.

Хәзерге вакытта төп урман барлыкка китерүче токым орлыкларын әзерләү дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белешмәләре буенча, агымдагы елның 11 нче ноябренә 4,8 мең кг орлык әзерләнгән, шулардан нарат – 391 кг, чыршы – 82 кг, карагай – 103 кг, имән – 2,7 мең кг, башка токым – 1,5 мең кг.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International