16 нчы ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетында Ачык ишекләр көне узачак

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

2019 елның 16 нчы ноябрендә "Казан дәүләт аграр университеты" югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә Ачык ишекләр көне узачак.

Бу көнне абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет, аның тарихы, 2019нчы елда Казан дәүләт аграр университетына кабул итү нәтиҗәләре һәм 2020нче елда кабул итү үзенчәлекләре турында кирәкле барлык мәгълүматны ала алачак. Югары уку йорты укытучылары студентлар өйрәнә торган белгечлекләр һәм дисциплиналар турында җентекләп сөйләячәк, шулай ук уку аудиторияләрен, сыйныфларны һәм университетның башка бүлмәләрен карап чыгарга мөмкин булачак.

Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 65нче йорт. Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International