ТР Тәтеш муниципаль районында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Яшь урман сакчылары" дигән урманчылык барлыкка килде. Әлеге берләшмә Тәтеш шәһәренең "Әкият" катнаш төрдәге балалар бакчасы базасында оештырылган.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне мәктәпкәчә урманчылыкка керүләре белән "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Юрий Малькин һәм баш хисапчы Әлфия Хәлитова котлады. Алар балаларга таныклыклар һәм "Яшь урман сакчылары" берләшмәсе символы – яшел галстуклар тапшырды.
"Яшь урман сакчылары" мәктәпкәчә яшьтәге балалар урманчылыгын оештыруның максаты булып табигатькә сакчыл, экологик һәм икътисадый яктан нигезләнгән, социаль-актив караш тәрбияләү тора. Хезмәттәшлек кысаларында "Тәтеш урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен төрле теоретик һәм практик дәресләр үткәрәчәк.