Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында төбәкләрдә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләренең нәтиҗәләре турында фикер алышты

2019 елның 15 ноябре, җомга

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2020 елга федераль бюджет чыгымнарының бюджет проектларын яклау, "Урманнарны саклау" федераль проекты, "Урман хуҗалыгын үстерү" дәүләт программасы күрсәткечләрен үтәү һәм урманнардагы янгын хәтәре янаган чорга йомгак ясау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә булды. Киңәшмә департамент җитәкчесе ярдәмчесе Антон Трифонов рәислегендә узды.

Чарада Идел буе федераль округының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре Тимур Галиев, Айрат Әхмәров, Азат Корбанов, Чулпан Булатова, Алсу Мостафина һ.б. катнашты.

Киңәшмә барышында 2019 елның 10 аенда Идел буе федераль округы төбәкләрендә урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу эшләренең нәтиҗәләре каралды. Шулай ук Антон Трифонов киңәшмәдә катнашучыларны 2020 елга һәм 2021-2022 елларның план чорына бюджет проектлары альбомнарын килештерүне төгәлләргә, "Урманнарны саклау" федераль проектының һәм "Урман хуҗалыгын үстерү" дәүләт программасының 2019 ел максатларына һәм күрсәткечләренә ирешүне тәэмин итү буенча чаралар күрергә чакырды.

Чара ахырында 2020 елда урманнарда янгын хәтәре янаган чорга әзерлек бурычлары турында сүз барды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International