Кызыл Йолдыз урманчылыгы гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында балалар рәсемнәре конкурсы үткәрде

2019 елның 18 ноябре, дүшәмбе

"Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ "Татарстанның чиста урманнары" республика табигатьне саклау акциясе кысаларында Теләче һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарының гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында балалар рәсемнәре конкурсы үткәрде. Конкурс 2019 елның 1 октябреннән 8 ноябренә кадәр барды. Конкурста 3 яшь категориясендәге укучылар катнашты: 1-4 сыйныфлар, 5-8 сыйныфлар һәм 9-11 сыйныфлар. Конкурс комиссиясе тарафыннан барлыгы 179 рәсем каралды.   

Конкурс комиссиясенең эш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде, аларга медальләр һәм дипломнар тапшырылды. Конкурста катнашучыларны бүләкләү 16нчы ноябрь көнне Теләче урта гомумбелем мәктәбендә, Теләче районы мәгариф бүлеге һәм "Кызыл Йолдыз урманчылыгы" ДКУ вәкилләре катнашында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International