Татарстанның Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы белән Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең россиякүләм һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы тарафыннан Министрлык һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәтне саклау буенча җаваплы затларын укыту эше оештырылды. Укыту 19-22 ноябрь көннәрендә Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләренең укыту-тикшеренү үзәге базасында узачак. Программа 40 академик сәгать тәшкил итә, көндезге режимда уза һәм билгеләнгән үрнәктәге таныклык биреп, йомгаклау аттестациясе белән тәмамлана.