Узган атнада Татарстан Республикасының дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урманнарда 337 патруль үткәрелгән һәм урман законнары бозылуның 20 очрагы, шул исәптән Бөгелмә, Яшел Үзән, Кайбыч һәм Минзәлә урманчылыклары урман фонды территориясендә законсыз урман утыртмаларын кисү факты ачыкланган.
2019 ел башыннан бирле дәүләт урман күзәтчелеге кысаларында урманнарда 21,9 меңнән артык патруль уздырылган, административ хокук бозулар турында 778 беркетмә төзелгән.