Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов "Вверх!" республика конкурсы финалисты Станислав Денисов белән очрашты. Очрашуда Станислав үзе һәм үз эшчәнлеге турында сөйләде, шулай ук "Зеленая Республика" документаль фильмын тәкъдим итте.
"Вверх!" яшь лидерларның республика конкурсы Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары, учреждениеләре һәм оешмалары, яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре өчен идарәче кадрларны әзерләү һәм стажировкалау механизмын формалаштыруга юнәлдерелгән. Конкурс 2009 елдан бирле "Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм Татарстан Республикасының Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәмендә үткәрелә. Әлеге конкурс "Кадрлар резервы" республика яшьләр проектының соңгы этабы булып тора.