Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре Чирмешән муниципаль районының гомуми белем бирү мәктәпләрендә урманнарга сакчыл караш һәм аларны саклауга багышланган дәресләр оештырды. Лекцияләр һәм презентацияләр белән җитәкче-урманчы урынбасары Әлфинур Җиһаншина, яклаучы урманнарны саклау инженеры Хәдичә Хәсәнова, Чишмә һәм Светлогорск кишәрлеге урманчылыкларының участок урманчылары чыгыш ясады. Урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, табигатьне, әйләнә-тирә мохитне саклау зарурлыгына һәм табигый байлыкларга сакчыл карашка аерым игътибар бирелде. Шулай ук укучыларга урманчыларның ватаны – Лубян урман-техника көллияте турында да сөйләделәр.