2019 елның 28 ноябрендә, 11.00 сәгатьтә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында агымдагы елның 3 кварталында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре буенча гавами фикер алышу булачак. Чара хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның зарури таләпләрен типик һәм массакүләм бозу очракларын аңлату максатында уздырылачак.
Норматив хокукый актларның зарури таләпләрен бозу, Федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) гамәлгә ашыру буенча сорауларны (мөрәҗәгатьләрне), шулай ук искәрмәләрне һәм шәрехләрне элемтәгә керүнең түбәндәге мөмкин булган каналларын кулланып җибәрергә мөмкин:
- gkn.mlh@tatar.ru электрон почта адресына;
- әлеге телефон буенча: 8 (843) 221-37-29;
- Министрлыкка язмача мөрәҗәгать итү юлы белән түбәндәге адрес буенча: 420124, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ямашев пр., 37А.
Чара түбәндәге адрес буенча узачак: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ямашев пр., 37А, 309 нчы кабинет (актлар залы).