Лубян урман-техника көллияте студентлары төбәкнең World Skills һөнәри осталык чемпионатында 2 нче урын алган

2019 елның 23 ноябре, шимбә

Менә ул ҖИҢҮ! Лубян урман-техника көллияте студентлары Анастасия Андреева һәм Никита Капустин (тренер – Наил Сираҗетдинов) кебек яшь профессионаллар төбәкнең World Skills һөнәри осталык чемпионатында, "Ландшафт дизайны" компетенциясендә Татарстанның иң көчле командалары арасында барган гадел көрәштә җитезлек күрсәтеп, 2 нче урынга лаек булганнар.

Татарстанда төбәкнең 2019/2020 еллар циклына караган World Skills "Яшь профессионаллар" һөнәри осталык чемпионаты 2019 елның 13 нче ноябрендә башланып киткән иде. Агымдагы елда төбәк чемпионаты 13 нче ноябрьдән 7 нче декабрьгә кадәр 16 яшьтән алып 22 яшькәчә булганнар арасында – 96 компетенция буенча, шулай ук 16 яшькә кадәрге конкурсантлар өчен 66 компетенция буенча үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International