Лубян урман-техника көллиятендә Удмурт Республикасы Кизнер төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары булып китте.
Укучылар көллиятнең тарихы белән танышты, музейны карадылар, янгын-химия станциясендә, күркә киптерелә торган урында, агач эшкәртү заводында, дендрология бакчасында булдылар, питомникка бардылар һәм хәтта талчыбыктан чәчәк ясарга да өйрәнделәр (үз куллары белән әниләренә бүләк әзерләделәр).
Экскурсия бик кызыклы һәм файдалы булды, балалар канәгать калды.