Лубян көллияте хезмәткәре "Абилимпикс" V илкүләм чемпионатында призер булды

2019 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Лубян көллияте хезмәткәре Ленар Фазлыев инвалидлар һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында һөнәри осталык буенча "Абилимпикс" V илкүләм чемпионатында Татарстан Республикасыннан катнашты һәм 2 нче урынны алды (тренер – Наил Сираҗетдинов, административ хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары).

Чемпионат 2019 елның 18-22 ноябрендә Мәскәүнең ВДНХ комплексының 75 нче павильонында узды, анда теләге булган һәркем конкурс программасында катнаша, кызыклы кешеләр белән аралаша, яңалыкларны белә һәм үзенең һөнәри күнекмәләрен үстерә ала иде. "Абилимпикс" – үз потенциалыңны ачу мөмкинлеге!

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International