"Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Чирмешән лицееның "Лесовичок" мәктәп урманчылыгы белән берлектә кошлар өчен җимлекләр ясау һәм элү буенча чара үткәрде.
Лицейның мәктәп яны агачларына 6 яңа җимлек урнаштырылды.
Кышын кошларны ашатканда кайбер кагыйдәләрне үтәргә кирәк:
1. Җимлекләрне җимлеге беткән саен тулыландырып торырга. Өстәвенә, моны иртән, якынча бер үк вакытта эшләргә кирәк.
2. Кошлар өчен кыздырылган орлыклар, сало, ит агу булып тора, шуны истә тотарга кирәк.
3. Кошларны кара яки арыш икмәге валчыклары белән ашатырга ярамый, бу аларның үлеменә китерергә мөмкин.
4. Кошларга каты күгәрек, черек исе килә торган бөртекләр бирергә ярамый, чөнки аларда кошларга элем белән яный торган агулы матдәләр туплана.
5. Кошларга тары бирергә ярамый, чөнки аның тышчасы юк, бу аның өслегендә агулы матдәләр, авыру китереп чыгара торган организмнары барлыкка килүгә китерә.
Кошларны ашату өчен иң яхшысы:
1. Солы, бодай – иң универсаль азык, ул төрле орлыклар һәм бөртекләр белән туклана торган кошларны җәлеп итә.
2. Көнбагыш орлыгы – кышлаучы кошлар өчен универсаль азык. Аларда үсемлек майлары күп, ә ул майлар кышкы салкыннарда энергия туплауның мөһим чыганагы булып тора.
3. Сало, ит – кышын кошларны ашату өчен шулай ук кулланырга була. Кошларның кайбер төрләре аларны бик ярата. Тик шуны истә тотарга кирәк, ризык тозсыз һәм термик эшкәртелмәгән булырга тиеш. Ризыкларны каргалар, саесканнар, мәчеләр һәм этләр ашамаслык итеп урнаштырырга кирәк. Гадәттә аны бауга тагып, җимлек янәшәсендә эләләр яки махсус таякчыкларга урнаштыралар.
4. Киптерелгән миләш һәм дүләнә – алдан, көздән үк киптереп, әзерләп куярга кирәк. Алар иң матур канатлы вәкилләрне – карабүрекләрне һәм черелдәвекләрне җәлеп итә.
5. Өрәңге һәм корычагач орлыкларын көзен күпләп җиргә коела. Аларның күпчелек өлеше, шул рәвешле, кошлар күзлегеннән югала. Мондый орлыкларны көз көне җыялар һәм җимлекләргә эләләр.
6. Күркә, имән чикләвеге, чикләвекләр – кайбер кошларның төп рационы булып тора. Аларны көзен әзерләп, Сез тукраннарны һәм күкканатларны җимлеккә җәлеп итә аласыз.