Әгерҗе районы "Яшь урманчылары" урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышты

2019 елның 26 ноябре, сишәмбе

Девәтернә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев быел Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә урта мәктәбендә оештырылган "Яшь урманчылар" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче укучылар белән ачык дәрес үткәрде.

Дәрес укучыларда табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максаты белән үткәрелде һәм урманнарны саклау, яклау, урманнарны торгызу һәм җирлектә ориентлашуга багышланган иде. Урманчы урман хуҗалыгында нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде, балаларга таксацион тасвирламаларны, планшетларны күрсәтте, буссоль, биеклек һәм төрле урман-таксация приборларын ничек кулланырга кирәклеген күрсәтте. Балалар агачның диаметрын үлчәм алу сәнәге ярдәмендә ничек үлчәргә кирәклеген өйрәнде. 

Дәрес барышында яшь урманчылар үзләре урман-таксация приборларыннан файдаланырга тырышты, табигатьнең әһәмияте турында бик күп яңалык белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International