Болгар шәһәренең 2 нче урта мәктәбе "Чиста булачак" мәктәп урманчылыгында ачык дәрес узды

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

Болгар урманчылыгы хезмәткәрләре Болгар шәһәренең 2 нче урта мәктәбендәге "Чиста булачак" мәктәп урманчылыгында укучылар өчен ачык дәрес үткәрде. Балаларга урманның файдасы һәм аның кеше тормышындагы роле, табигатькә мәхәббәт, урман байлыкларына, бөтен тереклеккә хөрмәт турында сөйләделәр. Укучыларның игътибары яшел хуҗалыкны торгызуның мөһимлегенә юнәлтелде. Урманчылар балаларны урман турында кайгыртырга, табигатькә сакчыл карарга чакырды.

"Чиста булачак" мәктәп урманчылыгы укучылары барлык акцияләрдә һәм чараларда актив катнаша. Урманчылык хезмәткәрләре белән берлектә кече яшьтәге мәктәп балалары өчен ачык дәресләр үткәрелә, алар экология, урман һәм, гомумән, планетаның иң кызыклы темаларына кагыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International