Чирмешән урманчылыгы хезмәткәрләре "Халыкара инвалидлар көне" кысаларында чара үткәрде

2019 елның 27 ноябре, чәршәмбе

"Чирмешән урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре "Халыкара инвалидлар көне" кысаларында "Чирмешән картлар һәм инвалидлар интернат-йорты"нда булдылар. Урман хуҗалыгы белгечләре Чирмешән районының урман тармагы турында доклад һәм презентация белән чыгыш ясады, якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады һәм интернатка 50 данә мунча себеркесе, мәтрүшкә тапшырды. Интернат-йортта яшәүчеләр мондый үзенчәлекле бүләкләргә бик шат иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International