Бүген, 2019 елның 28 ноябрендә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе эксперты Юрий Лихачев катнашында Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чара узды. Әлеге чарада Министрлыкның дәүләт хезмәткәрләре һәм Министрлык карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре катнашты.