12нче декабрьдә, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясе дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында гражданнарны кабул итү түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37а йорт.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
– урман фондыннан файдалану, аны саклау, яклау һәм урманнарны яңадан торгызу өлкәсендәге мөнәсәбәтләрне җайга салу;
– федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы), урманнарда федераль янгын күзәтчелеге, урман үсемлекләре орлыкларына карата орлыкчылык өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге.
Кабул итүгә алдан язылу түбәндәге телефоннар буенча башкарыла – 8 (843) 221-37-01, 8 (843) 221-37-02 (алдан язылу мәҗбүри түгел).