"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Кошларга кышларга булышыйк!" экологик акциясен үткәрде

2019 елның 2 декабре, дүшәмбе

Ютазы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары "Кошларга кышларга булышыйк!" дигән экологик акция үткәрде. Аны "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар оештырды.

Акция кысаларында балалар мәктәп территориясендә кошлар өчен җимлекләр элде. Берләшмәдә катнашучылар укучыларга кошларның төрләре, аларның табигатьтәге роле һәм кышын кошларны тукландыру кагыйдәләре турында сөйләделәр.

"Кыш – -кошлар өчен елның иң авыр чоры. Аларга безнең ярдәм кирәк, – ди "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Альбина Кадыйрова. – Без көн саен җимлекләрне тулыландырачакбыз".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International