2019 елның 11 аенда республиканың дәүләт урман инспекторлары тарафыннан административ хокук бозулар турында 810 беркетмә төзелгән

2019 елның 3 декабре, сишәмбе

2019 елның 11 аенда Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда федераль дәүләт урман күзәтчелеген (урман сагын) һәм федераль дәүләт янгын күзәтчелеген гамәлгә ашыру эшенә йомгак ясалды. Мәсәлән, бу чорда дәүләт урман инспекторлары республиканың урман фонды җирләрендә 22,6 мең патруль уздырган, административ хокук бозулар турында 810 беркетмә төзегән.

Иң еш хокук бозулар урман кишәрлекләреннән файдаланучыларның килешү шартларын, урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуларына бәйле.

Шуның белән бергә Россия Федерациясенең урман законнары таләпләрен бозуга юл куймау турында 868 данә кисәтү бирелгән. 776 күрсәтмә үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International